Хәсәнова Гүзәлия Гаптелнур кызы
югары квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
ҮЗЕМ ТУРЫНДА
Хөрмәтле хезмәттәшләрем!
Мин – Хәсәнова Гүзәлия Габделнур кызы - 1998 нче елда Казан дәүләт педагогика университетын тәмамладым. Әле күптән түгел генә кулыма диплом алган кебек идем... Балаларга татар теле һәм әдәбияты укыта башлавыма да 23 ел булган!
Максатсыз кеше диңгез уртасында җилкәнен югалткан кораб кебек. Шуңа күрә укучыларыма һәр эштә иң элек максат куярга өйрәтәм. Дәүләтебез мәктәпләр алдына зур бурычлар йөкләде. Укытучылар конкурентлыкка сәләтле, үз фикерен төгәл әйтеп бирүче, иҗади, эзләнүчән, максатчан, һәр яктан белемле балалар тәрбияләргә тиешләр.
Хезмәтебез бик авыр булса да зарланмыйм мин. “Без булмаган җирдә генә рәхәт”,- дим дә яраткан эшем булуына сөенеп, мәктәбемә атлыйм! Анда мине ачык йөзле хезмәттәшләрем, кадерле укучыларым көтеп тора. Күңелемә ошый торган эшем, эшемнең җитдилеген аңлаучы гаиләм, якыннарым булуы белән бик бәхетле мин! Хезмәттәшләремнең, гаиләмнең, миңа ышанган барлык кешеләрнең ярдәме белән районкүләмендә үткәрелгән “Яшь укытучы”, “Мастер-класс” бәйгеләренндә призер һәм җиңүче, ә 2011, 2012, 2014 нче елларда Татарстан Республикасының “Безнең иң яхшы укытучы” грантына, ә 2017 елда Россия Федерациясенең иң яхшы укытучылары исемлегенә кереп, акчалата премиягә лаек булдым.
Һәр укытучының үз укыту алымы, стиле була. Мин гомер юлымда иң якты эз калдырган укытучыларымның күңелемә ошаган эш алымнарын, яңа технологияләрне кулланам. Укучыларыма һәр яктан үрнәк булырга тырышам. Бәйрәмнәр оештырырга, биергә яратам, спорт белән шөгылләнәм. Укучыларның укытучысы гына түгел, ә дусты булырга тырышам. Шулчакта гына бергә уңышларга ирешеп була дип уйлыйм.
Мәктәпне тәмамлап, төрле уку йортларында укучы студентларның рәхмәт әйтеп язган хатлары , әти - әниләренең “Сез аларда характер тәрбияләдегез, җиңәргә, җиңелергә өйрәттегез,” – дигән сүзләре миңа көч бирә. Алар белән мин дә укыйм, эшлим, үсәм, җиңәм, җиңеләм.
Кеп-кечкенә йөрәгемә сыйган җиһан,
Әйтерсең лә, кемдер аны җыеп куйган
Һәм иңдергән күңелемә:
-Мә, кызый, ал!
Бүләк сиңа тәңредән хис һәм зур хыял!
Йөрт дигәннәр исемеңне горур итеп,
Укытучы дигән сүзне маяк итеп.
Бер карашка мин кечкенә, тик зур җаным,
Теләгем бар: җирдә якты эз калдырыйм!