top of page
20211004_125509.jpg

 Минем өчен төп  кагыйдә ул- балаларны ярату! Аларның күңелләренә, беренче чиратта, мәрхәмәтлелек орлыклары салу. Кеше булсыннар, кешелекле булсыннар!

IMG-20170323-WA0001.jpg

  Өченче кагыйдә - һәрвакыт үсештә булу, яңалыкка омтылу. Үз өстендә эшләгән укытучы гына  үз артыннан башкаларны ияртә ала.

  Икенче кагыйдә - ана телен яраттыра белү. Телгә хөрмәт, кызыксындыру уяту!

20151215_085054.jpg
IMG-20211215-WA0042_edited.jpg

Туган тел хакында

                                            (Зөлфәт)

        Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: "Әни!" - дип,

        Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: "Әти!" - дип -

        Күзләреңә яшьләр тыгылмас,

        Туган телең әле бу булмас.

       

        Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: "Әни!" - дип,

        Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: "Әти!" - дип

        Күзләреңә яшьләр тыгылыр - 

        Туган телең әнә шул булыр!

Шәүкәт Галиев

        Әнкәм сөеп-сөеп әйткән,

        Әткәм чөеп-чөеп әйткән,

        Апам биеп-биеп әйткән

        Матур сүзләр җанымдадыр!

 

        Әбкәм сыйпап-сыйпап әйткән,

        Бабам сыйлап-сыйлап әйткән,

        Абзам сынап-сынап әйткән

        Зирәк сүзләр адымдадыр!

 

        Язда уйнап-уйнап үскән,

        Җәйдә буйлап-буйлап үскән,

        Көздә уйлап-уйлап үскән

        Туган телем канымдадыр!

 

        Телгә тимә - аңга тимә,

      Телгә тимә - канга тимә,

      Телгә тимә - намга тимә,

      Телгә тимә - җанга тимә!

                                 Тормыш девизым:

      Язмыш синең тез астыңа китереп сукса-егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса-үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа-күбек булып төпкә бат. Ялтырывыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә-яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса-кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса-чишмәгә әверелеп, иреккә ургы. Җиргә күмсә-орлык шикелле, тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса-йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек“

                                                                                                                                                                 Ф. Яруллин

bottom of page